ТР Юстиция министрлыгында балалар өчен Яңа ел бәйрәме

2007 елның 29 декабре, шимбә
Матур гадәт буенча, бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Министрлык хезмәткәрләре балалары өчен чыршы бәйрәме булды. Бәйрәмне юстиция министры М.М.Корманов ачып җибәрде. Министрлыкта эшләүче әтиләр һәм әниләр, әбиләр һәм бабайлар исеменнән ул балаларны матур кыш айлары һәм якынлашып килүче серле Яңа ел бәйрәме белән котлады һәм күңелле ял теләде.
Чыршы янында балалар бик күп әкият геройлары белән очраштылар, Кар кызы белән биеделәр, Кыш бабайга осталыкларын күрсәттеләр.
Балалар өчен Яңа ел программасы Министрлык хезмәткәрләре көче белән оештырылды, артистлар чакырылып, баллы бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International