Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының Бердәм банкы актив рәвештә тулылана

2007 елның 31 декабре, дүшәмбе
Декабрь – иң яраткан бәйрәмгә әзерләнү ае булуга карамастан, җирле үзидарә органнары хокук төзү эшчәнлеге белән дә актив шөгыльләнәләр.
2007 елның декабрендә Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының Бердәм банкына җирле үзидарә органнарыннан бердәм банкка кертү өчен 160 муниципаль хокукый акт кергән. Алар җирле үзидарәнең вәкиллекле органнары карарлары һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары җитәкчеләре күрсәтмәләре. Күрсәтелгән, шулай ук элегрәк кергән муниципаль хокукый актлар арасыннан 407се карап тикшерелгән, аларның 301 акт бердәм банкка кертелгән.
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International