Кукмара муниципаль районында гражданнарны кабул итү

2008 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
“Россия Федерациясе гражданнарының мөрәҗәгатьләрен карап тикшерү тәртибе турында” Федераль закон һәм “Татарстан Республикасында гражданнарның мөрәҗәгатьләре турында” Татарстан Республикасы Законы нигезендә Юстиция министрлыгы җитәкчелеге, Министрлыкта гражданнарны кабул итүнең билгеләнгән көннәреннән тыш, даими рәвештә республика районнарына чыга, анда министр һәм аның урынбасарлары җирле халык белән очрашалар, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәләр, урыннарда аларның проблемаларын хәл итү чараларын кабул итәләр.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Кормановның гражданнарны чираттагы күчмә кабул итүе 2008 елның 4 гыйнварында булды. Бу юлы Мидхәт Мәзгутович Кукмара муниципаль районына барды. Министрның кабул итүенә 8 кеше килде, алар бик күп төрле мәсьәләләр белән: банк кертемнәренең саклануын тәэмин итүдән алып авыл җирлекләре җирле үзидарә органнары эшчәнлеге тәртибенә кадәр кызыксынды. Барлык сораулар буенча да тулы җаваплар бирелде, зарур очракларда гариза бирүчеләргә алар үз хокукларын ничек яклый алулары, алар күтәргән проблемаларны хәл итү кайсы органнар компетенциясенә каравы аңлатылды. М.М.Корманов белән бергә гражданнарны кабул итүдә Кукмара муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Р.А.Кәримуллина катнашты.
Шул ук көнне М.М.Корманов Кукмара муниципаль районы башлыгы Р.Ш.Рәхмәтуллин белән очрашты, очрашуда авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары эшчәнлеге мәсьәләләре, “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” 131-ФЗ номерлы Федераль законны Кукмара районында тормышка ашыру проблемалары турында фикер алыштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International