Республика законнарында үзгәрешләр

2008 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
2007 елның 24 декабрендәге 62-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы белән “Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген оештыру турында” ТР Законына үзгәрешләр кертелде.
2008 елның 1 гыйнварыннан көченә кергән граждан һәм гаилә законнарындагы үзгәрешләр белән бәйле Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек органнары булып Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары тора. Төгәлрәк әйтсәк, билигъ булмаган затларга мөнәсәбәттә - мәгариф өлкәсендә идарәне гамәлгә ашыручы органнар; суд тарафыннан юридик хокуклы булмаган яки чикләнгән юридик хокуклы дип танылган затларга мөнәсәбәттә - сәламәтлек белән идарә итү органнары; сәламәтлекләре торышы буенча попечительлеккә мохтаҗ юридик хокуклы затларга мөнәсәбәттә - социаль яклау органнары.
Җирле үзидарә органнары федераль закон нигезендә опека һәм попечительлек буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыруда катнашырга хокуклы.
Закон 2008 елның 1 гыйнварыннан көченә керде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International