Электрон китапханә эшен камилләштерү турында

2008 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров татар телендәге электрон китапханәнең тулы текстлы форматка күчерү мәсьәләсе турында фикер алышынган эш киңәшмәсе үткәрде.
Киңәшмә утырышында Министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре А.Г.Сафин, Э.М.Аверьянова, 1 разрядлы өлкән белгеч А.М.Сәләхетдинов һәм “Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы төп норматив хокукый актларының электрон китапханәсе”н эшләүгә хезмәт күрсәтүче булып торучы “Гарант Софт” ЯАҖнең генераль директоры урынбасары Т.Н.Шәйхетдинов катнаштылар.
Билгеле булганча, 2004-2013 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы Дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы “Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы төп норматив хокукый актларының электрон китапханәсе”н төзи һәм аның эшләвен тәэмин итә. Электрон китапханәнең эшче проекты белән ТР Хөкүмәте порталының ТР Юстиция министрлыгы субпорталында “Планнар, программалар, проектлар” бүлегендә http://minjust.tatar.ru/rus/biblioteka.html адресы буенча танышырга була.
Киңәшмәдә катнашучылар электрон китапханәне  норматив хокукый актларның график күчермәләреннән аларның тулы текстлы форматына күчерү мәсьәләсе турында сөйләштеләр, бу документларны аларга кертелә торган бөтен үзгәрешләрне чагылдырган актуаль хәлендә тотарга мөмкинлек бирәчәк. “Гарант Софт” компаниясе электрон китапханәне яңа форматка 2008 елның уртасына күчерерүне күз алдында тота. Т.Н.Шәйхетдинов мондый эшләрне үткәрү өчен компаниянең техник мөмкинлекләре булу турында хәбәр итте. Хәзерге вакытта электрон китапханәдә 50 гә якын документ бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International