ТР Юстиция министрлыгының йомгаклау коллегиясенә әзерлек турында

2008 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Бүген ТР юстиция министры М.М.Корманов ТР Юстиция министрлыгының коллегия утырышын оештыру мәсьәләсе буенча эш киңәшмәсе үткәрде. 2008 елның 19 гыйнварына билгеләнгән коллегия утырышында 2007 елда Минюст эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылачак.
Киңәшмәдә министр урынбасары, министр ярдәмчесе һәм киңәшчесе, Министрлык бүлекләре һәм структур бүлекчәләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Минюст эшчәнлегенең Министрлыкның эш йомгаклары турында мәгълүмати белешмәгә кертелгән төп мәсьәләләр, шулай ук миниср докладының структурасы, утырышка чакырылган кунакларның һәм катнашучыларның исемлеге турында фикер алыштылар.
Сөйләшү вакытында коллегиядә катнашучылар өчен күрсәтмә материалларны рәсмиләштерүгә, эш нәтиҗәләре буенча чыгыш ясаучылар һәм бүләкләнүчеләр исемлегенә кагылышлы тәкъдимнәр кертелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International