«Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советының ТР Юстиции министрлыгында утырышы

2008 елның 11 гыйнвары, җомга
Бүген ТР Юстиции министрлыгында «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге советы утырышы булды.
Утырышны ачып, совет рәисе – ТР юстиция министры М.М.Корманов җыелган юристларга бүлекне теркәүгә алу, исәп-хисап счетларын ачу һәм гражданнарны ассоциация әгъзалары итеп кабул итү эше турында, шулай ук республика гражданнарына социаль-хокукый ярдәм күрсәтү һәм агарту үзәкләре эше турында мәгълүмат бирде. Мондый консультация үзәкләре республикада 16, аларның 9ы – Казанда, 3се – Чаллыда, 3се – Түбән Камада эшли.
Татарстан Республикасының башка шәһәрләрендә мондый үзәкләр төзү эше дәвам итә. Консультация пунктлары эшләү дәверендә 2007 елның сентябреннән хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән гражданнар саны бүгенге көндә 2305 кеше тәшкил итә.
Совет әгъзалары фикер алышуына «Россия юристлары ассоциациясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының чираттан тыш cъездын үткәрү мәсьәләсе дә кертелгән иде, ул бу елның гыйнвар ахырында Мәскәүдә булачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International