Россиялеләр рекламасыз гына тартачаклар

2008 елның 12 гыйнвары, шимбә
Бу елда үзенең беренче утырышында Россия Хөкүмәте “Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Тәмәкегә каршы көрәш буенча Рама конвенциясенә кушылу турында” федераль закон проектын хуплады. Бу конвенция тәмәке эшләнмәләрен сатуны һәм иганәне стимуллаштыручы барлык рекламаны тулысынча тыюны күздә тота.
Бүгенге вакытты Конвенциягә, Евросоюзны да кертеп, 172 ил кушылды. Россия конвенцияне ратификацияләмәгән аз санлы илләр арасында.
Тарту - бүгенге җәмгыятьнең иң зур проблемаларыннан берсе, шуңа да төрле илләрнең хакимиятләре әлеге начар гадәткә каршы көрәшүгә аеруча игътибар бирәләр. Мәсәлән, Бөекбританиядә 2008 елның октябрендә барлык тәмәке компанияләренә сигарет капларында тартуның зыянын күрсәтә торган рәсем урнаштыруны йөкләячәк закон көченә керә.
Ачык фикер алышулардан соң, тартучыны куркыта торган 15 рәсем сайлап алынган: анда рак авыруыннан зарарланган тамак һәм үпкәләр дә, тәмәкедән саргайган тигезсез тешләр рәте дә бар.
Рәсем астында тартуның зыяны турында кисәтүче язу булачак.
Сигарет капларындагы кисәтүче рәсемнәр Канадада һәм Бразилиядә чыгарылалар инде һәм, белгечләр фикеренчә, бу “антиреклама” гади язуларга караганда 15 процентка нәтиҗәлерәк эшли.
Тартуга каршы көрәшнең төрле илләрдә актив кулланыла торган тагын бер чарасы булып җәмәгать урыннарында тартуны тулысынча тыю тора.
Шулай да, әгәр дә кешеләр сигаретның никадәр куркыныч икәнен үзләре аңламасалар һәм тартуларын ташламасалар, өстән кертелгән бернинди чаралар да нәтиҗәле булмаячак.
Никотинга бәйлелектән коткаручы күп төрле методикалар бар.
Психологлар сезнең тартуны ташларга теләгән сәбәпләрегезне кәгазьгә язарга тәкъдим итәләр: озак яшәргә, үзеңне яхшырак хис итәргә, үз гаиләсе өчен, акчаны янга калдырырга һ.б.
Тартуны ташлауның көнен билгеләргә кирәк. Кайсы көндә сегаретлар белән бөтенләйгә саубуллашачагыгызны хәл итегез. Баш миен “яңа тормышның беренче көненә” әзерләргә кирәк. Соңгы сигарет хөрмәтенә тантана үткәрсәгез дә була. Тартуга бәйлелекне бетерергә спорт белән шөгыльләнү ярдәм итә. Зарядка ясый башлагыз. Спорт стрессны бетерә һәм тәнгә тернәкләнергә ярдәм итә. Сигаретлар санын аз-азлап киметеп барыгыз. Һәр көнгә тартыла торган сигаретларның санын алдан ук билгеләгез. Кайбер тартучылар сигаретлар белән аерылышуның бердәнбер ысулы – аларны шунда ук һәм берьюлы ташларга кирәк, дип саныйлар.
Тартуны ташлар өчен тагын бер әйбәт стимул дип матди факторны санарга була.
Сигаретларга Россия бәяләре – Европада иң арзаны. Хәзер безнең илдә 20 сигареттан торган кап уртача 40 сум тора. Сораштырулар күрсәткәнчә, россиялеләр көнгә уртача 15 сигарет тарталар. 41 процент ир-ат көнгә бер кап сигарет (20 данә), ә 46 процент хатын-кыз бер капның яртысыннан артыгын (10нан кимрәк) тартып бетерәләр. Димәк, ир-атлар сегаретка айга 1200 сум, ә хатын-кызлар якынча 600 сум сарыф итәләр. Күп тартучылар һәм кыйммәтле маркалар яратучыларның чыгымнары ике тапкырга күбрәк булырга мөмкин. Димәк, бер ел эчендә һәр хатын-кыз 7 мең сум, ә ир-атлар 14-15 мең сум акчаны төтенгә очыра. Чагыштыру өчен: Испаниянең Коста дель соль курортына җәй айлары башында өч-дүрт йолдызлы кунакханәгә ике кешелек юллама 22-25 мең сум тора. Әгәр дә ире дә, хатыны да тартучы уртача хәлле россия гаиләсе сигаретлардан баш тартса, алар дөньяның иң популяр курортларының берсендә җәйге ялларын уздыра алалар.
15 мең сум – ул Мәсәкү өлкәсендә уртача хезмәт хакы. Ул 1 кг кара икра, Аи-95 маркасындагы 750 литр бензин бәясе. Хатын-кызларның 7 мең сумы – ярты ел косметологка йөрү (уртача айга бер тапкыр ясарга кирәк булган битне чистарту 1200 сум тора), 3 савыт Coco Chanel ислемае, җәйнең өч аена спорт клубына абонемент.
 
www.rian.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International