Коррупциягә каршы сәясәт стратегиясен тормышка ашырып

2008 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе
2008 елның 11 гыйнварында Кремльдә Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Ю.З.Камалтынов рәислегендә Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча Республика Советының чираттагы утырышы булды, аның эшендә ТР юстиция министры, югарыда әйтелгән Совет әгъзасы М.М. Корманов катнашты.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр карап тикшерелде:
- Зеленодольск муниципаль районында коррупциягә каршы программаны үтәү барышы турында;
- Коррупциянең мониторингын оештыру, коррупциячел факторлар һәм Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру буенча гамәлләр турында.
Беренче мәсьәлә буенча коррупциягә каршы программаны тормышка ашыру турында мәгълүмат белән Зеленодольск муниципаль районы башлыгы урынбасары В.М. Богатырев чыгыш ясады. Ул коррупциянең торышы турында хәлне аңлатты һәм Зеленодольск муниципаль районында аңа каршы тору буенча күрелүче чаралар хакында җиткерде.
Икенче мәсьәлә буенча доклад белән Республика Советының коррупциягә каршы мониторингы комиссиясе рәисе, Аналитик тикшеренүләр һәм эшләнмәләр үзәге директоры, Казан дәүләт технология университеты профессоры А.Л. Салагаев чыгыш ясады.
Аның чыгышы социологик тикшеренүләр, Интернетта сораштырулар юлы белән коррупциягә каршы мониторингны оештыру һәм үткәрүнең, мониторинг тикшеренүләрендә социаль-икътисадый хәл дәрәҗәләрен бәяләү индикаторларын һәм идарә вазыйфалары индекаторларын куллануның торышына һәм проблемаларына багышланган иде.
Советның элек кабул ителгән карарларының үтәлеше турында Республика Советы секретаре, Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен тормышка ашыру бүлеге баш киңәшчесе Е.Н. Гатцук җиткерде.
Мәсьәләләр һәм проблемалар турында фикер алышулар нәтиҗәләре буенча Республика Советының тиешле карары кабул ителде.
Утырышта Коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру буенча Республика Советының 2008 елга якынча планы расланды.
Совет утырышына материаллар әзерләүдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре С.А. Брусов һәм С.Ф. Рәхимов актив катнаштылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International