Консультация үзәгендә кабул итү

2008 елның 14 гыйнвары, дүшәмбе
Татарстан Республикасында гражданнарга социаль-хокукый ярдәм һәм агарту буенча консультация үзәкләре үзләренең эшләрен дәвам итәләр, аларда гражданнарны 2007 елның сентябреннән алып ТР Юстиция министрлыгыннан, ТРда Суд Департаменты Идарәсеннән, ТР Адвокат палатасыннан 220 юрист кабул итә. Юридик ярдәм телдән консультация рәвешендә күрсәтелә, шулай ук гражданнарның язма гаризалары карап тикшерелә.
Консультация үзәкләре эшләү чорында ярдәм сорап 2300 дән артык граждан мөрәҗәгать итте.
Бүген Идел буе Федераль округында РФ Президентының ТР буенча Тулы вәкаләтле вәкиленең Төбәк җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итүне ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды. Аңа төрле мәсьәләләр буенча, шул исәптән пенсия исәпләү, торак бүлешү, татарстан предприятиеләре акцияләренә девидентлар алу буенча юридик ярдәм сорап 6 граждан, шулай ук алданган өлешлеләр мөрәҗәгать итте. Барлык мөрәҗәгать итүчеләр дә куелган сорауларына хокукый консультацияләр һәм законнар аңлатмасын алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International