Юстиция министрлыгы нотариус булмаган җирлекләрнең җирле администрацияләре башлыклары тарафыннан нотариаль гамәлләр башкарылу тәртибен раслады

2008 елның 15 гыйнвары, сишәмбе
2007 елның 27 декабрендәге 256 номерлы РФ Юстиция министрлыгы боерыгы белән  җирлекләрнең җирле администрацияләре башлыклары һәм җирлекләрнең җирле үзидарә органнарының махсус вәкаләтле вазыйфаи затлары тарафыннан нотариаль гамәлләр башкарылу тәртибе турында кулланма расланды. Боерык 2008 елның 15 гыйнварыннан көченә керә. 1996 елның 19 мартында расланган Кулланманың элеккеге редакциясе көчен югалткан дип таныла.
Нигезләрнең 37 статьясы нигезендә җирлектә нотариус булмаган очракта, җирлекнең җирле администрациясе башлыгы һәм җирлекнең җирле үзидарә органының махсус вәкаләтле вазыйфаи заты (алга таба – җирле үзидарәнең вазыйфаи затлары):
түбәндәге нотариаль гамәлләр башкарырга хокуклы:
- вариснамәләрне, ышанычнамәләрне таныкларга;
- мирас мөлкәтен саклау буенча һәм, зарур очракта, алар белән идарә итү буенча чаралар күрергә;
- документлар нөсхәләренең дөреслеген һәм документлардагы имзаларның чынлыгын таныкларга.
Россия Федерациясе законнарында җирле үзидарәнең вазыйфаи затларына бүтән нотариаль гамәлләр башкару да йөкләнергә мөмкин.
Әлеге кулланмада күрсәтелгән нотариаль гамәлләр башкару кагыйдәләре һәм тәртибе бәян ителгән.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International