ТР Дәүләт Советында киңәшмә

2008 елның 15 гыйнвары, сишәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советында узган киңәшмәдә административ комиссияләр эшчәнлегенең гамәли мәсьәләләре турында фикер алыштылар, хәзерге вакытта аларны төзү һәм эшчәнлекләрен оештыру муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына тапшырылган.
Фикер алышуларда ТР Дәүләт Советы секретаре В.Н.Липужина, ТР юстиция министры М.М.Корманов, ТР Дәүләт Советының Законлылык, регламент һәм депутат этикасы комитеты рәисе Җ.Г.Яһүдин, ТР Югары Суды Рәисе урынбасары И.И.Гыйләҗев, ТР Прокуроры урынбасары Г.С.Галимов, ТР Президентының Дәүләт хокук идарәсе җитәкчесе Р.А.Сәхиева, ТР Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе җитәкчесе Ш.Ш.Яһүдин катнаштылар.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары А.П.Гусев алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International