Хокук буенча белгеч. Барлык юридик вузлар һәм факультетлар җәмәгать аттестациясен узачак

2008 елның 15 гыйнвары, сишәмбе
Хәзер Россиядә 1165 вуз хезмәт базарына хокук белеме өлкәсендә белгечләр чыгара.
Мәгариф һәм фән министрлыгы белән Россия юристлары ассоциациясе хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар, аның максаты - юридик белемне һәм хокукый культураны камилләштерү эшендә дәүләт һәм җәмгыять көчләрен берләштерү. Шулай килешүдә илнең юридик вузларын сыйфат ягыннан бәяләү һәм аккредитацияләү системаларын булдыру каралган.
- Элек бөтен Советлар Союзына барлыгы 52 вуз юридик диплом биргәннәр, ә хәзер аларның саны меңнән арта. Ләкин чыгарыла торган белгечләрнең сыйфаты кимеде, - дип белдерде ассоциация башлыгы, Хисап палатасы рәисе Сергей Степашин.
Степашин сүзләренә караганда, әгәр сыйфатсыз әзерлекле юристлар диплом алганнан соң башка өлкәләргә эшләргә китмәсәләр, хәл моның кадәр аяныч булмаган булыр иде. Әмма проблема шунда ки, алар эшкә белгечлек буенча урнашалар, моның белән илгә төзәтелмәслек зыян китерәләр.
- Безнең фикеребезчә, белгечләрне, шул исәптән юристларны әзерләүне бәяләүне мәгариф системасы үзе дә башкара алмый, - дип саный министр Фурсенко.
- Безгә тышкы бәяләү кирәк. Белем сыйфаты – ул студентның чыгарылыш имтиханнарын ничек бирүе түгел, ә аның үз белемнәрен ничек тормышка ашыруы, ничек эшләве, югыйсә. Моны бары тик билгеле бер өлкәдәге, безнең очракта юридик өлкәдәге профессионаллар гына бәяли ала. Соңгы сүз аларныкы булырга тиеш.
Хәзерге вакытта Россиядә кайбер гуманитар белгечлекләр буенча, шул исәптән юридик белгечлек буенча бюджет урыннары кыскартыла. Фурсенко фикеренчә, мәсәлән, үзендә юридик бүлек ачучы һәм моның өчен бюджет урыннарын арттыруны таләп итүче элеккеге авыл хуҗалыгы техникумы моңа хокуксыз. “Мондый заявкаларны без кире кагабыз”, - дип ассызыклады Фурсенко. Ләкин килешүгә кул кую вузлар бер административ акт белән генә ябылачак дигәнне аңлатмый. Уку йортларына җәмәгать аттестациясе кайда юридик факультетларга урыннарны арттырырга, ә кайда киметергә яки белгечлекне бөтенләй ябарга кирәклекне аңларга ярдәм итәчәк.
Килешүгә кул кую белән махсус комиссия дә төзелгән, аның җитәкчеләренең берсе итеп Мәскәү дәүләт юридик академиясе президенты Олег Кутафин билгеләнгән дә инде. Килешүгә кул куйган һәркемнең ниятләре җитди. Юридик вузларга җәмәгать аттестациясе нәтиҗәләре турында ачык хәбәр ителәчәк. “Без ММЧ ярдәме белән нинди вузларның сыйфатсыз юристлар әзерләве турында киләчәктә халыкка әйтергә әзер. – диде Сегей Степашин. – Минемчә, мондый белдерүләрдән соң абитуриентлар анда укырга бармаячак, ә “ялган” юрфаклар үзләреннән үзләре юкка чыгачак.
Бу чакта, министр Фурсенко сүзләренә караганда, теләсә-кайсы вузда юридик белгечлек ябылганнан соң, укуларын башлаган студентлар укуларын илнең әйдәүче вузларында дәвам итәчәкләр.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International