Судлар тарафыннан җинаять, граждан эшләре һәм административ хокук бозулар турында эшләр карап тикшерелү вакыты турында РФ Югары Суды Пленумы

2008 елның 16 гыйнвары, чәршәмбе
РФ Югары Суды Пленумы Россия Федерациясе судлары тарафыннан җинаять, граждан эшләре һәм административ хокук бозулар турында эшләр карап тикшерелү вакыты турында мәсьәләне карап тикшерде, һәм 2007 елның 27 декабрендә кабул ителгән 52 номерлы карарында үткәрелгән гомумиләштерүнең нәтиҗәләре район судлары, шулай ук югары, край, өлкә һәм аларга тигез судларның рәисләре тарафыннан эшләрне карап тикшерүнең процессуаль вакыты саклануны даими контрльдә тоту тулысынча гамәлгә ашырылу, аларны дөрес һәм вакытында хәл итүне тәэмин итү өчен чаралар күрелү турында сөйли.
Моның белән бергә Россия Федерациясенең кайбер субъектларында судлар тарафыннан вакытыннан тайпылып карап тикшерелгән җинаять һәм граждан эшләренең өлеше Россия Федерациясе буенча уртача күрсәткечтән ике һәм аннан да күбрәк тапкырга артып китә.
Җәмәгать судьялары һәм район судлары судьялары тарафыннан граждан эшләре һәм административ хокук бозулар турында эшләр карап тикшерелүнең вакыты бозылуга китергән төп сәбәпләрдән эшләрне суд тикшерүенә тиешенчә әзерләп бетермәүне күрсәтергә була. Делоны әзерләү һәрвакытта да башкарылмый яисә формаль гына, суд процессының әлеге стадиясендә үткәрелә торган барлык кирәкле процессуаль гамәлләрне тулысынча башкармыйча үткәрелә.
Процесста катнашучыларга суд тикшерүенең вакыты һәм урыны турында тиешенчә хәбәр итмәү, эшләрне нигезсез кичектерү я киләсе суд утырышының датасын күрсәтмичә яки шактый вакыттан соң булачак утырышның датасын билгеләмичә моңа нигезләр җитәрлек булмаганда кичектерү очраклары бар. Еш кына җинаять һәм граждан эшләрен карап тикшергәндә эшләр буенча производство нигезсез туктатылып тора, эш буенча производствоны туктатып тору өчен нигез булган шартларның бетүенә контроль булмый, бу исә эшнең суд производствосында булу вакытының артуына китерә.
Хөкем ителүчеләрне сак астында РФ ҖПКның 255 статьясындагы 2 өлештә каралган вакыттан артыграк тоту очракларына юл куела.
Судлар аппаратларының кайбер судьяларының һәм хезмәткәрләренең җитәрлек дәрәҗәдә оешмаганлыклары нәтиҗәсендә суд утырышыларының мотивлаштырылган карарларын, беркетмәләрен әзерләү вакытының бозылуы да очрый, бу исә апелляция һәм кассация шикаятьләрен бирү вакытының сузылуына сәбәп була.
Матди һәм процессуаль хокук нормаларын кулланганда судлар тарафыннан җибәрелгән хаталар һәм кайбер очракларда процессуаль законнарның таләпләрен турыдан-туры исәпкә алмау суд карарларын кире кагуга һәм эшне яңадан карап тикшерүгә җибәрүгә китерә, ә административ хокук бозулар турында эшләр буенча производство булганда – административ җаваплылыкка җәлеп ителүнең вакыты узу сәбәпле эш буенча производствоны туктатуга китерә.
Судлар тарафыннан җинаять, граждан эшләре һәм административ хокук бозулар турында эшләр карап тикшерелүнең процессуаль вакытын саклауны тәэмин итү, шулай ук процессуаль законнарның аерым нормаларын кулланганда судларда барлыкка килә торган сорауларга бәйле РФ Югары Суды Пленумы күрсәтелгән Карарда судларга тиешле тәкъдимнәр бирә.
 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International