2017 елның 12 октябрендә Татарстан Республикасы юстиция министры Р.И.Заһидуллин җитәкчелегендә видеоконференцэлемтә режимында муниципаль берәмлекләр башлыклары урынбасарлары, башкарма комитетлар җитәкчеләре, шулай ук муниципаль норматив хокукый актлар проектларын эшләүдә җаваплы муниципаль хезмәткәрләр өчен Татарстан Республикасы Конституциясе нигезләрен өйрәнү буенча белем бирү семинары узды.
Семинарны ачып, министр Татарстан Республикасы Конституциясенең республиканың төп законы буларак әһәмиятен һәм аны өйрәнү кирәклеген ассызыклап узды.
Семинарда Татарстан Республикасы Конституция суды рәисе урынбасары Р.А.Сәхиева, Татарстан Республикасы Дәүләт советы аппараты хокукый идарәсенең конституция законнары бүлеге мөдире Л.И.Ибраһимова, Казан (Идел буе) федераль университеты конституциячел һәм административ хокук кафедрасы мөдире Е.Б.Солтанов
- “Татарстан Республикасы Конституция суды: статус, формалашу тәртибе, вәкаләтләре, эшчәнлекне оештыру”;
- “Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары системасы: структура, формалашу тәртибе, вәкаләтләре”;
- “Татарстан Республикасының конституциячел оештырылыш нигезләренә гомуми характеристика. Җирле үзидарә органнары системасының оештырылышы һәм эшчәнлеге” темалары буенча докладлар белән чыгыш ясадылар.