Татарстанда хокук белемнәре буенча мәктәп укучылары олимпиадасы тәмамланды

2008 елның 21 гыйнвары, дүшәмбе
Кичә Казанда Хокук белемнәре буенча республика олимпиадасы тәмамланды, анда безнең республиканың барлык муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 9-11 сыйныфта белем алучы 188 укучы катнашты.
Олимпиаданың абсолют җиңүчесе КДУ каршындагы Лобачевский исемендәге лицейның 11сыйныф укучысы Адишова Алинә булды. 10 сыйныф укучылары арасында Казан ш. Яңа Савин районының 7 нче гимназиясеннән Гыйззәтова Гүзәл җиңү яулады. 9 сыйныфлар арасында беренче – Чаллы шәһәренең 76 нчы гиназиясе укучысы Селиванова Дарья.
Сайлау законнарын яхшы белгән өчен үз номинациясен булдырган ТР Үзәк сайлау комиссиясе номинациядә 1 урынны яулаган Казан шәһәре Мәскәү районындагы 75 гимназиянең 10 сыйныф укучысы Васянин Ярославка кыйммәтле бүләкләр тапшырды.  ТР Үзсайкомиссиясе номинациясендә Прохоров Леонид (Казан шәһәре Мәскәү районы 94 гимназиянең 11 сыйныф укучысы) 2 урынны алды, Ютазы районы Иске Урыссу мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Гобәйдуллин Илгиз өченче булды.  
Татарстан Республикасы Үзсайкомиссиясенең махсус призы белән Адишова Алинә билгеләп үтелде, ул узган елның октябрендә Сайлау хокукы буенча Бөтенроссия олимпиадасында бронза яулаган иде.
Республика олимпиадасында катнашучылардан 5 урынны яулаучылар да игътибарсыз калмадылар. “КонсультантПлюс. Мәгълүмати технологияләр” ҖЧҖ алар өчен һәм укытучылар өчен хокукый документларның махсус җыелмасы һәм уку материаллары белән компакт дисклар әзерләгән иде.
Республика олимпиадасы җиңүчеләрен үз яшьтәшләре белән Хокук белемнәре буенча Бөтенроссия олимпиадасында очрашу көтә, ул бу елның апрелендә узачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International