Сүз Татарстан Республикасы Дәүләт Советында закон проектлары белән эшләүнең еллык планын үтәү турында барды, аларга мөнәсәбәттә закон чыгару инициативасы субъекты булып Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тора.
2007 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты закон чыгару инициативасы хокукын гамәлгә ашырып, Татарстан Республикасы Дәүләт Советына барлыгы 65 Татарстан Республикасы законы проектын керткән, бу безнең закон чыгару органы карап тикшергән закон поектлары санының 70% тәшкил итә.