“Торак” программасына үзгәрешләр кертү турында

2008 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
РФ Хөкүмәтенең 17.09.2001 елдагы 675 номерлы карары белән расланган 2002-2010 елларга “Торак” федераль максатчан программасына һәм
РФ Хөкүмәтенең 13.05.2006 елдагы 285 номерлы карары белән расланган 2002-2010 елларга “Торак” федераль максатчан программасының “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” кече программасын гамәлгә ашыру кысаларында яшь гаиләләргә торак алуга субсидияләр бирү кагыйдәләренә
үзгәрешләр кертелде.
Аерым алганда, “Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү” кече программасында катнашучыларның яше 35 яшьтән артмаска тиешлеге билгеләнде; күрсәтелгән кече программа чараларын бергә финанслауга Россия Федерациясе субъектлары бюджетына җибәрелә торган федераль бюджет чаралары өлешен исәпләү тәртибе үзгәртелде.
 
 
“КонсультантПлюс” компаниясе материаллары буенча.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International