Яңа хокукый мөнәсәбәтләр барлыкка китерү мәсьәләләре буенча конференциягә әзерлек

2008 елның 22 гыйнвары, сишәмбе
2008 елның 1 гыйнварыннан РФ Граждан кодексының VII бүлегендәге “Акыл эшчәнлеге нәтиҗәләренә һәм индивидуальләштерү чараларына хокуклар” 4 өлеш көченә керде, әмма бүгенгә кадәр аны тормышка ашыру тәртибе билгеле түгел.
2008 елның февралендә Казанда конференция була, анда РФ Граждан кодексының югарыда әйтелгән бүлеген гамәлгә кертү белән бәйле яңа хокукый мөнәсәбәтләр барлыкка китерү мәсьәләләре, шулай ук дәүләт органнары бурычлары турында фикер алышыныр дип көтелә.
Конференциягә әзерлек белән бәйле бүген ТР Дәүләт Советының Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетында әлеге конференцияне оештыру буенча эш киңәшмәсе үтте. Анда доклад темалары, катнашучыларның якынча даирәсе һәм башка оештыру моментлары билгеләнде.
Мәсьәләләр турында фикер алышуларда ТР Икътисад министрлыгы, ТР Мәдәният министрлыгы, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы, Фәнни-техник мәгълүматлар үзәге вәкилләре, КДУ галимнәре катнашты. ТР Юстиция министрлыгын киңәшмәдә юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров тәкъдим итте.
Киңәшмәне Комитет рәисе М.Г.Галиев алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International