Юстиция министры муниципаль берәмлекләрдә комиссияләр саны турында мәгълүмат бирде

2008 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы Президиумы утырышы булды, анда ТР юстиция министры М.М.Корманов муниципаль районнар (шәһәр округлары) координацияләү комиссияләре һәм ТР муниципаль берәмлекләрендә башкарма хакимиятнең территориаль органнары эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде.
Югарыда әйтелгән комиссияләр социаль-икътисадый үсеш өлкәсендә карарлар эшләү, муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарәсен оештыруның мөһим мәсьәләләрен, шул исәптән коррупциягә каршы көрәштә, оператив карап тикшерү, рәсми булмаган хезмәт базарын адаптацияләү һәм керемнәрне легальләштерү, террорчылыкка каршы эшчәнлек, шулай ук балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау, опека һәм попечительлек һәм башка административ комиссияләр эшчәнлеген гамәлгә ашыруда булышу максатларында ТР Президенты тарафыннан расланган 17.05.2006 елдагы ТР муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары советы утырышы беркетмәсе нигезендә төзелделәр. 
ТР юстиция министры билгеләп үткәнчә, ТР муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында координацияләү комиссияләре белән беррәттән муниципаль берәмлекләр башлыклары каралары нигезендә төзелгән Хокук бозуларны пофилактикалау буенча ведомствоара комиссияләр үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыра, алар хокук бозуларны профилактикалауның торышын анализлый һәм бу мәсьәлә буенча тәкъдимнәр әзерли. Югарыда әйтелгән комиссияләрдән тыш муниципаль районнарда бүтән комиссияләр дә үз эшчәнлекләрен гамәлгә ашыралар.
Җирле үзидарә органнары белән багланышлар процессында ТР Юстиция министрлыгы комиссияләрнең артык күп күләмдә төзелүенә игътибар итүенә аерым басым ясалды. Мәсәлән, Кама Тамагы, Балык Бистәсе, Чистай, Ютазы һәм башка бик күп районнарда 30дан артык комиссия төзелгән.
Комиссияләрнең күп санда булуы максатка ярашлы түгел, чөнки күп комиссияләр составына шул ук вазыйфаи затлар кертелгән, төрле комиссияләрнең аерым бер йөкләмәләре кабатлана, бу ҖҮИ органнары эшчәнлегенең нәтиҗәлелегенә сизелерлек йогынты ясый.
ТР муниципаль берәмлекләре Советы Президиумы утырышы йомгаклары буенча ТР Юстиция министрлыгына ТР муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында төзелгән комиссияләр санын оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр кертергә йөкләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International