Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре эше турында

2008 елның 23 гыйнвары, чәршәмбе
1918 елның 14 гыйнварында РСФСР халык комиссарлары советы “Балигъ булмаганнар эшләре комиссияләре турныда” Декрет кабул иткән. Шул көннән башлап 90 ел дәвамында комиссияләр дәүләт әһәмиятендәге зур, катлаулы һәм җаваплы эшне башкаралар – үсеп килүче буынны тәрбияләү, балалар һәм яшьләр хокукларын яклау өчен шартлар тудыралар.
Узган елда Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында махсус профилактикалау чаралары үткәрү буенча эшнең активлашуын билгеләргә кирәк. 2007 елда, гомумән алганда, балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларны профилактикалау субъектлары тарафыннан комиссия әгъзалары белән бергә 4681 чара үткәрелгән. Бу күрсәткеч 2006 елга караганда 112,2% ка күбрәк, 2006 елда 2206 чара үткәрелгән булган.
Балигъ булмаганнар белән эшләүдә профилактик чаралар иң беренче чиратта аңлату эшенә юнәлтелгән. Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссияләре утырышлары статистикасы түбәндәгечә: 2007 елда 1824 утырыш үткәрелгән, бу 2006 ел белән чагыштырганда 14,6% ка күбрәк, шул исәптән 325 күчмә утырыш (2006 елдан 31% ка күбрәк).
Судка тапшырылган яшүсмерләр эшләре материалларның саны да кими, бу үткәрелә торган профилатикалау чараларының нәтиҗәлелеге турында сөйли: мондый эшләр 2007 елда 3,4% ка кимегән.
Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуларның кабатлануы күрсәткечләренең дә кимүе күзәтелә: комиссияләр тарафыннан кабаттан карап тикшерелгән эшләр саны 4,9% ка кимеде. Комиссияләр эшенең сыйфаты яхшырды.   
Әгәр 2006 елда судка 25 карарга шикаять белдерелсә, аларның 19 суд тәртибендә кире кагылган, 2007 елда 17 карарга шикаять белдерелде, бу карап тикшерелгән карарларны гомуми санының 0,045% ын тәшкил итә.
Китерелгән күрсәткечләр күрсәтүенчә, 2007 елда комиссияләр эше нәтиҗәлерәк булган.
Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елда ББЭ һәм аларның хокуларын яклау комиссияләренең аз керемле гаиләләр һәм аларда яшәүче балалар белән эшчәнлегенә аеруча игътибар бирелергә тиеш, авыр тормыш хәлендә калган бер генә проблемалы гаилә яки бала да үз проблемалары белән бермә-бер калырга тиеш түгелләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International