Дәүләт Думасы президент сайлауларына кадәр үк коррупциягә каршы көрәш турында катгый закон кабул итәргә мөмкин

2008 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Дәүләт Думасы язгы сессиядә үк “Коррупциягә каршы тору турында” яңа закон кабул итәргә мөкин. “Ведомствоара төркем тарафыннан “Коррупциягә каршы тору турында” яңа закон проекты әзерләнде, ул бик катгый, бик төгәл. Шулай ук әлеге закон проектын эшләү белән бәйле төрле закон актларына төзәтмәләр әзерләнде”,- дип “Интерфакс”ка хәбәр итте Дәүләт Думасының Иминлек комитеты башлыгының беренче урынбасары  Михаил Гришанков.
Аның сүзләренә караганда, әлеге барлык закон чыгару башлангычлары “гаять җитди һәм алар коррупциянең үзәген сындырырга тиешләр”.
М.Гришанков билгеләп үткәнчә, закон проектлары “пакеты” әзерлекнең соңгы баскычында тора, аны инде хәзер үк Дәүләт Думасына кертергә була. “Бу закон проектлары язгы сессиядә үк Дәүләт Думасына кертелеп, аның тарафыннан кабул ителәчәгенә ышанам”, дип ассызыклады М.Гришанков.
Аның сүзләренә караганда, документларны кертү нәкъ менә 2 мартка кадәр булачак, ягъни президент сайлауларына кадәр, “чөнки бүген күп сәясәтчеләр өчен 2 мартка кадәр вакыт шактый әһәмиятле булып тора”.
 
Legis.ru мәгълүмти-хокукый басма
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International