Суд приставлары бурычлыларны Интернета таба алачак

2008 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе
1 февральдә көченә керәчәк закон суд приставларына бурычлыларга гадәти ысул – хәбәр итү белән повестка гына түгел, ә телеграмма, телефонограмма, шулай ук электрон почтадан һәм элемтәнең бүтән төрләреннән файдаланып хәбәр итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Практикада бу, хәбәр итүне алу өчен җаваплылык бурычлының үзенә салына, дигәнне аңлата. Хәбәрләр үтәү эше кузгатылган кешенең үтәүче суд приставына билгеле булган соңгы адресы яки телефон номерына җибәреләчәк.
«В контакте», «Одноклассники» сайтлары һәм аларга охшаш сайтлар аша приставлар бурычлыларны эзләп таба һәм сайтта тәкъдим ителгән сервислар аша аларга үтәү эше кузгатылу турында хәбәр дә калдыра алачаклар.
 
 
ФСПХ сайты мәгълүматы буенча
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International