РФ Хөкүмәте “Пенсия тәэминаты мәсьәләләре буенча Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проектын карап тикшерде.
Тәкъдим ителә торган үзгәрешләр 12.02.1993 елдагы РФ Законы нигезендә озак еллар эшләгән өчен пенсия яки инвалидлык буенча пенсия алучы гражданнарга (контракт нигезендә хәрби хезмәт үткән хәрби хезмәткәрләргә һәм аларга тиңләштерелгән затларга) бер үк вакытта күрсәтелгән пенсияләрне һәм хезмәт пенсиясенең иминият өлешен алу хокукын гамәлгә ашыру өчен хокукый нигезләр тудыра, ә 15.12.2001 елдагы Федераль законда каралган озак еллар эшләгән өчен пенсия алучы гражданнарга (федераль дәүләт граждан хезмәткәрләренә) закон проектында каралган тәртиптә һәм шартларда иминият өстәмә түләвен алу хокукы бирә.