Билгеле булганча, муниципаль норматив хокукый актлар, шул исәптән хокукый актлар рәвешендә рәсмиләштерелгән җирле референдумда (гражданнар җыенында) кабул ителгән каралар Татарстан Республикасы норматив хокукый актлары регистрына кертелергә тиеш, аны оештыруны һәм алып баруны Татарстан Республикасы законында урнаштырылган тәртиптә Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары гамәлгә ашыра.
Шәһәр һәм авыл җирлекләрен бетерү халык, җирле үзидарә органнары, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары яки федераль дәүләт хакимияте органнары инициативасы белән Татарстан Республикасы законы нигезендә гамәлгә ашырыла.
Җирле әһәмияттәге мәсьәләләргә торак пунктлар чикләрендәге җирле әһәмияттәге автомобиль юлларына мөнәсәбәттә юл эшчәнлеге, шулай ук автомобиль юлларыннан файдалану һәм Россия Федерациясе законнары нигезендә юл эшчәнлеген гамәлгә ашыру өлкәсендә бүтән вәкаләтләрне гамәлгә ашыру; җирле үзидарә территориясендә (Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан расланган исемлеккә кертелгән территорияләрдән тыш) амбулатория-сырхауханә, стационар-сырхауханә һәм хастаханә учреждениеләрендә беренчел медик-санитар ярдәм, ашыгыч медицина ярдәме (санитария-авиациядән тыш), хатын-кызларга йөклелек вакытында, бала тапканчы һәм бала тапканнан соң медицина ярдәме күрсәтүне оештыру кертелгән.
Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы утырышы хокуклылыгы турында нигезләмә билгеләнгән. Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы утырышында сайланган депутатларның 50 проценттан кимрәге катнашса, ул хокуклы була алмый. Муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы утырышы өч айга бер тапкырдан да кимрәк үткәрелми. Муниципаль берәмлекнең яңадан сайланган вәкиллекле органы беренче утырышка муниципаль берәмлек уставында билгеләнгән вакытта җыела, ул муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы хокуклы составта сайланган көннән соң 30 көннән дә артып китә алмый.
Закон, 2009 елның 1 гыйнварыннан көченә керәчәк Татарстан Республикасы муниципаль хокукый актлары регистры турында нигезләмәсеннән тыш, рәсми басылып чыккан көненнән көченә керә.