29 гыйнварда Россия юристлары ассоциациясенең чираттан тыш съезды була

2008 елның 26 гыйнвары, шимбә
2008 елның 29 гыйнварда Союзлар йортының Колонналы залында Россия юристлары ассоциациясенең чираттан тыш съезды үтәчәк. Съезд эшендә Ассоциациянең җитәкче һәм эш органнары әгъзалары, юридик җәмгыятьләр вәкилләре, шулай ук Россия Федерациясе дәүләт хакимиятенең югары органнары вәкилләре катнашачак.
Россия юристлары ассоциациясе 2005 елда төзелде. Аны оештыручыларның берсе - Дмитрий Медведев, ул вакытта ТР Президенты Администрациясе җитәкчесе. Устав нигезендә Россия юристлары ассоциациясенең максаты - Россия Федерациясендә хокукый дәүләт булдыру процессына, юрист һөнәренең дәрәҗәсен күтәрүгә һәм закон нигезләмәләрен, һөнәри этика нормаларын тайпылышсыз саклау рухында юристлар тәрбияләләүгә ярдәм итү. Ул юридик фән, мәгариф һәм практика арасында элемтәне ныгытуга, шулай ук иҗтимагый һәм дәүләт оешмаларының кешелеклелек һәм тынычлык башлангычларын, халыкара һәм милли үсеш проектларын, программаларын гамәлгә ашыруга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Съезд эшенең көн тәртибенә Россия юристлары ассоциациясенең эше турында хисап, 2008 елга аның эшенең төп юнәлешләрен раслау һәм Уставка үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү бар. 
Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегеннән татарстан делегациясе составында Съезд эшендә төбәк бүлеге рәисе, ТР юстиция министры  М.М.Корманов, Казан шәһәре мэры И.Р.Метшин, Россия юристлары ассоциациясенең төбәк бүлеге аппараты җитәкчесе В.Б.Паймухин катнашачаклар.
Кунаклар сыйфатында Съездга Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы президенты һәм вице-президенты Л.М. Дмитриевская һәм А.Ю.Сафронова, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Татарстан Республикасы буенча Җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсе җитәкчесе А.Р.Идрисова, “ТИСБИ” Идарә академиясенең юридик факультеты деканы А.И.Сакаев катнашачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International