РФда яңа “Закон ТВ” телеканалы эшли башлады

2008 елның 29 гыйнвары, сишәмбе
Яңа “Закон ТВ” телеканалы эшли башлады, аның төп максаты – гражданнарны хокукый агарту, дип хәбәр итте дүшәмбе көнне “РИА Новости”да  узган матбугат очрашуында "Газпром-Медиа"ның юридик департаменты җитәкчесе - генераль директор урынбасары Ян Пискунов.
“13.00 сәг.тә (мск) “Закон ТВ” телеканалы эшли башлады, аның инициаторы – Россия юристлары ассоциациясе, проектны “Газпром-Медиа” холдингы тормышка ашыра, ә каналга иҗади ярдәмне “Закон” нәшрият төркеме күрсәтә”, - диде Пискунов.
“НТВ-Плюс” генераль директоры Дмитрий Самохин сүзләренә караганда, “Закон ТВ” – тәүлек әйләнәсендә эшли торган канал, аның эше якын вакытта “НТВ – Плюс” спутник телекомпаниясе платформасында гамәлгә ашырылачак.
“Бүген “Закон ТВ” телеканалы “НТВ-Плюс”ның база пакетына керә, аның аудиториясен 600 мең гаилә тәшкил итә”, диде ул.
Россия юристлары ассоциациясе идарәсе рәисе, РФ Дәүләт Думасының граждан, җинаять, арбитраж һәм процессуаль законнар комитеты рәисе  Павел Крашенинников фикеренчә, яңа мәгълүмати ресурс төзү россиялеләрнең хокукый белемен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк, алар социаль законнардагы үзгәрешләр, илкүләм проектлар кысаларында ачыла торган яңа мөмкинлекләр турында белә алачаклар.
“Без шау-шулы җинаять эшләрен генә түгел, ә икътисадый бәхәсләр һәм граждан эшләре белән бәйле процессларны да яктыртачакбыз”, - ди ул.
“Газпром-Медиа” генераль директоры сүзләренә караганда, каналны оештыручылар ике мөһим бурычны хәл итәргә тырыштылар. “Бер яктан, бу канал Россия Федерациясенең һәр көн саен теге яки бу хокукый проблемалар белән очрашып торган бөтен гражданнары өчен дә агарту каналы булып тора, ә икенче яктан бу канал прфессионаллар өчен”, диде Пискунов. Яңа телеканал программалары, аның сүзләренә караганда, шулай ук юридик факультетлар абитуриентлары һәм студентлары өчен күздә тотыла.
“Закон ТВ”ның баш мөхәррире Сергей Завриев сүзләренә караганда, каналның тапшырулар челтәрендә мәгълүмати, аналитик һәм күңел ачу тапшырулары булачак. 
“Каналда даими яңалыклар чыгарышлары, иртән вакытлы матбугатның яңа басмаларына күзәтү, юридик тематика буенча нәфис һәм документаль фильмнар, сериаллар, шулай ук юристларны чакырып, йомгак аналитик тапшырулар булачак, - диде Завриев.  
Моннан тыш, каналда һәр сәгать саен чыгачак яңалыклар, аның сүзләренә караганда, шул ук вакытта “СИТИ-FM” радиостанциясе эфирында да яңгыраячаклар.
 
РИА Новости
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International