ММЧның яла яккан өчен җаваплылыгын катгыйлату тәкъдим ителә

2008 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
Дәүләт Думасында “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы Роберт Шлегель ММЧда берничә тапкыр яла ягучы язмалар бастырган өчен басманы лицензиядән мәхрүм итәргә тәкъдим итә. “Әгәр бер ел эчендә ММЧ берничә тапкыр яла ягучы язмалар бастырса, аның лицензиясе суд тәртибендә тартып алынырга тиеш”, - ди Р.Шлегель, үзенең Дәүләт Думасына керткән ММЧ турында законга һәм Административ хокук бозулар турында кодекска үзгәрешләр белән закон проектына дүшәмбе көнне “Интерфакска” аңлатмалар биргәндә.
Депутат билгеләп үткәнчә, укучыны ялгыш уйларга мәҗбүр итә торган автор кебек үк, нәшер итүче дә яла яккан өчен иң җитди җавап тотачакларын аңларга тиеш. “Һәм бу ММЧны материаллардагы фактларны тикшерүгә этәрәчәк”, - дип билгеләде ул.  
Моннан тыш, закон проектында эротик шәхси басмаларны үтә күренмәгән тышлыкта гына сату таләбе бар. “Мин җәмәгать урыннарында эротик, ә еш кына порнографик басмаларны укыган өчен штраф салырга тәкъдим итәм”, - диде ул. Закон проекты нигезендә Р.Шлегель моның өчен 500 сумнан 1000 сумга кадәр штраф кертүне таләп итә.
“Бүген мин бу теманы ачарга тырышам һәм болар әле беренче тәкъдимнәр генә, минем фикеремчә, үз экраннарына эротика, порнография чыгаручы телеканалларга мөнәсәбәттә дә шундый чаралар күрергә кирәк”, - ди Р.Шлегель.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International