Юстиция министрлыгында закон проекты турында фикер алышынды

2008 елның 30 гыйнвары, чәршәмбе
ТР Юстиция министрлыгында ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты тарафыннан эшләнгән “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительлек өлкәсендә аерым Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы законы проекты турында фикер алышу булды.
 Билгеле булганча, “Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек органнары эшчәнлеген оештыру турында” 2004 елның 27 февралендәге ТР Законы нигезендә Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек органнары булып җирле үзидарә органнары тора иде.
Федераль законнар һәм 2004 елның 27 февралендәге ТР Законы белән кертелгән үзгәрешләрдән соң, бүгенге көндә Татарстан Республикасы башкарма хакимиятенең түбәндәге органнары Татарстан Республикасында опека һәм попечительлек органнары булып тора:
балигъ булмаган затларга карата - мәгариф өлкәсендә идарәне гамәлгә ашыручы органнар;
суд тарафыннан юридик хокуксыз яки чикләнгән юридик хокуклы дип танылган затларга карата – сәламәтлек саклау белән идарә итү органнары;
сәламәтлекләре ягыннан попечительлеккә мохтаҗ юридик хокуклы затларга карата – социаль яклау органнары.
Җирле үзидарә органнарында федераль закон нигезендә опека һәм попечительлек эшчәнлеген гамәлгә ашыруда катнашу хокукы гына калды.
Әлеге мәсьәләләрне урыннарда максатчан хәл итүдән чыгып һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты йөкләмәсе нигезендә ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты “Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительлек өлкәсендә аерым Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләде.
Күрсәтелгән закон проекты Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең җирле үзидарә органнарына балигъ булмаган затларга һәм суд тарафыннан юридик хокуксыз яки чикләнгән юридик хокуклы дип танылган затларга карата опека һәм попечительлек эшчәнлеген оештыру һәм гамәлгә ашыру буенча, максатчан субвенцияләр рәвешендәге тиешле финанслау белән Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирүне күздә тота.
Югарыда күрсәтелгән эшчәнлек өлкәсендә вәкаләтләр бирү мәсьәләләре ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән килештерелгән. Сәламәтлекләре ягыннан попечительлеккә мохтаҗ юридик хокуклы затларга карата опека һәм попечительлек өлкәсендә вәкаләтләр бирү каралмаган, чөнки күрсәтелгән вазыйфаларны үтәүне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының территориаль органанры гамәлгә ашыра.
Бу закон проектын, быелның 4 февралендә булыр дип күздә тотылган Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының ведомствоара комитетында тикшергәннән соң, киләчәктә Татарстан Республикасы Дәүләт Советына кертү өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына бирү күздә тотыла.
Закон проекты турында фикер алышуда ТР Юстиция министрлыгы, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты.
Эшче төркем утырышын ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International