Кабатлана торган җинаятьләрнең күләмен киметү буенча эшләр оештыру турында киңәшмә

2008 елның 31 гыйнвары, пәнҗешәмбе
Кичә юстиция министры урынбасары А.А.Ощепков һәм Хокукуый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты бүлеге җитәкчесе Р.У.Гарипов ТР буенча ЭЭМда узган оештыру киңәшмәсендә катнаштылар.
Сүз рецидив җинаятьләрнең күләмен киметү буенча эшләр оештыру, иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны ресоциальләштерү системасын булдыру турында барды. Татарстан Республикасы Президенты М.Ш.Шәймиев бу бурычны барлык хокук саклау органнары һәм министрлыкларына ТР буенча ЭЭМ коллегиясе утырышында йөкләде.
Киңәшмә барышында күрсәтелгән проблемалар буенча мәсьәләләрне хәл итүнең мөмкин булган юллары турында фикер алышынды.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча иректән мәхрүм итү урыннарыннан азат ителгән затларны ресоциальләштерү системасын эшләү буенча эшне ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы координацияләгәндә фикер алышуда катнашкан органнары белгечләре көчләре белән дәвам итәргә карар кылынды.
Киңәшмәдә шулай ук РФ Федераль җәзалар үтәтү хезмәтенең ТР буенча Баш Идарәсе, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Р.Г.Ногманов алып барды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International