Узган елда Татарстанда аноним фирмалар кулланып башкарылган салым җинаятьләре саны салым юнәлешендә булган җинаятьләрнең гомуми санының 24 процентына кадәр җиткән (355тән 85е). Тикшерелгән җинаять эшләре буенча китерелгән зыян суммасы 158 млн. сум тәшкил иткән. Хокук саклау органнары белгечләре 135 млн. сумны кире кайтара алган.
Бүгенге җинаятьчеләр икътисадый яктан әзерлекле һәм үзләренең җинаять эшчәнлекләре өчен һаман да яңа схемалар эзлиләр, бу вакытта алар законнарда “тишекләр” эзлиләр.
“КоммерсантЪ” газетасы язганча, Кертемнәрне иминләштерү агнетлыгы РФ Финанс министрлыгына килештерү өчен закон проекты җибәрде, анда җинаять җаваплылыгын банк активларын чыгарган һәм хисаплылыкны ялганлап эшләгән өчен генә түгел, ә теләсә нинди сәбәп белән бер көнлек фирмалар кулланган өчен: акча чараларын акчалата алу, салымнардан качу, башка законсыз схемалар төзү өчен дә кертергә тәкъдим ителә.
Ә хисаплылыкны ялганлап эшләгән яки югалткан өчен банк хезмәткәрләре генә түгел, ә теләсә кайсы башка оешмалар хезмәткәрләре дә җавап тотачак. Моннан тыш, проект, банкларның мәгълүмат базаларын яхшырак саклар өчен аларның резерв күчермәләрен төзүне һәм саклауны күздә тота.