Суд карарларын үтәүдән качып йөргән бурычлылар чит илгә чыга алмаячаклар. 1 февральдә “Үтәтү производствосы турында” законның яңа редакциясе көченә керә.
Элек суд приставлары суд карарларын үтәүдән качып йөргән бурычлыларга РФдан чыгуга чик кую хокуклары юк иде һәм алар мәгълүматны Федераль миграция хезмәте идарәсенә генә тапшыра алалар иде.
“Гарант-тм” юридик компаниясенең генераль директоры киңәшчесе Александр Тетердинко фикеренчә, яңа норма бурычлыларга үзләренең бурычларын түләп бетергә стимул булачак һәм аларның саны кимиячәк. Аның фикеренчә, закон алимент түләүчеләр белән көрәшкә юнәлтелгән.
ТР Премьер-министры Р.Н.Миңнеханов, Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең коллегия утырышында чыгыш ясап, суд приставлары хезмәте эшчәнлегендә өстенлекле юнәлеш дип алимент түләүләрен түләтүне атады. Алиментлар түләтү Россиядә Гаилә елы дип игълан ителгән 2008 елда аеруча әһәмиятлелек алды.
ТР Хөкүмәте башлыгы шулай ук 2008 елның 1 февраленнән көченә керүче яңа ”Үтәтү производствосы турында” Федераль закон нигезендә суд приставларының вәкаләтләре һәм вазыйфалары киңәйтелүне искә төшереп үтте. “Хәзер исә явыз түләмәүчеләрне административ җаваплылыкка гына түгел, ә җинаять җаваплылыгына да тартып була”, - диде ул.