ТР юстиция министры М.М.Корманов «Татарстан» ДТРКга интервью бирде

2008 елның 1 феврале, җомга
29 гыйнварда Мәскәүдә Берлекләр Йортының Колонналы залында “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Чираттан тыш Съезды булды. Съезд эшендә делегатлар сыйфатында “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге рәисе, ТР юстиция министры М.М.Корманов һәм Татарстан бүлеге аппараты җитәкчесе В.Б.Паймухин катнаштылар. Мәскәүдән кайткач, алар «Татарстан» ДТРКга интервью бирделәр.
Мидхәт Мәзгутович “Россия юристлары ассоциациясе”нең барлыкка килү тарихы турында сөйләде: иң элек илнең һөнәри берләшмәсен берләштерү эше башланган. 2005 елның апрелендә Сергей Степашин, Вениамин Яковлев, Россия юстиция министры Юрий Чайка һәм Россия юристлары берлеге президенты, Мәскәү дәүләт юридик академиясе ректоры, РФА академигы Олег Кутафин очрашканнар, шул чакта ике берлекне бер оешмага берләштерү турында карар кабул ителгән. 2005 елның 22 декабрендә Гамәлгә кую съездында “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасы төзелгән.
Берләшү турында юридик оешма инициативасын РФ Президенты Владимир Путин да хуплаган.
М.М.Корманов шулай ук Съезд делегатлары турында да, алар 500 гә якын булган һәм моңа өстәп әле тагын 500 кеше кунак буларак чакырылган булган,  “Россия юристлары ассоциациясе” Попечительләр советы рәисе Дмитрий Медведевның Съездда яңгыраган чыгышы турында да сөйләде. Д.Медведев РФ Президенты Владимир Путинның Сәламләү сүзен укыган, анда чагыштырмача аз вакыт эчендә “Россия юристлары ассоциациясе”нең абруйлы иҗтимагый оешмаларның берсе дәрәҗәсенә үсүе билгеләнеп үтелгән.
ТР юстиция министры фикеренчә, Съездның төп нәтиҗәсе дип беренче Вице-премьер Д.Медведевның үз чыгышында җыелган юристларны чынлыкта инде искергән бер рәт законнарны яңарту өчен чаралар күрергә өндәвен билгеләп булыр иде.
Аерым алганда, ул россия законнарының заман таләпләренә туры килмәгән һәм шактый гына яңартылуны таләп итә торган кайбер нормаларны тәнкыйть утына алды.
Мисал сыйфатында 1981 елгы “Суд төзелеше турында” Закон китерелде, аңа соңгы үзгәреш 1999 елда кертелгән булган. Мондый мисаллар шактый. Россия законнарының “иске законнар” белән һәм соңгы вакытта кабул ителә торганнары белән килештерелмәвеннән “интегүе” ассызыкланды. Бу чынбарлыкта хокук куллану практикасында проблемалар китереп чыгара һәм эшне аңлатмаларсыз хәл итеп булырлык очракларда да югары суд инстанцияләрен аңлатма бирергә мәҗбүр итә.
Д.Медведев: “судларда эшләр карап тикшерелү вакыты киметелергә тиеш”, - дип билгеләп үтте, моңа судта каралырга тиеш булган эшләрне яңадан бүлеп бирү хисабына җәмәгать судьяларының чамадан артык йөкләнешен бетерү буенча чаралар уйлап чыгарып ирешергә мөмкин диде. Моннан тыш, илдә низагларны судка кадәр хәл итү системасын җайга салу зарур.
Шулай ук, барыннан да күбрәк “лозунг” характерындагы һәм асылда илдә эшкуарлык климатын яхшыртуга аз ярдәм итә торган кекче бизнес турында законнар шактый гына камилләштерелергә тиеш, - дип уйлый Медведев. Ул интеллектуаль милекне яклау мәсьәләләрендә административ хокук чараларын куллану яклы булуын әйтте.
Беренче  Вице-премьер россия чиновникларының хокукый әзерлеге камиллектән бик ерак торуын билгеләп узды. Хәлне үзгәртү өчен, Д.Медведев эшне чиновникларның үзләре белән генә хәл итүне түгел, ә хокукый белем бирүнең комплекслы системасына мәктәпләрне дә, вузларны һәм ММЧ ын да кертергә тәкъдим итә.
Съездда юридик вузларга һәм факультетларга ревизия үткәреләчәге турында әйтелде, мондый чара юридик белгечлек буенча белгечләрне әзерләү сыйфатын билгеләү максатыннан үткәреләчәк.
“Юристларның иҗтимагый берләшмәләренең төп бурычлары – кешеләргә, аларның чынбарлыктагы көндәлек ихтыяҗларына якынрак булу”, - диде беренче  Вице-премьер.
“Россия юристлары ассоциациясе” Татарстан бүлеге аппараты җитәкчесе В.Б.Паймухин телевидение хәбәрчесенә Татарстанда төбәк бүлеген оештыру турында бәян итте: 2007 елның июлендә Гамәлгә кую җыены булган, декабрьдә “Россия юристлары ассоциациясе” бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге теркәүгә алыну турында таныклык алынган.
Гражданнарыбызның хокукый кораллануы түбән дәрәҗәдә булу сәбәпле, Татарстан юристлары берләшмәсенең төп бурычы - халыкны хокукый агарту булуны билгеләп узды В.Б.Паймухин. Съездда хокукый нигилизмга шулай ук беренче  Вице-премьер Д.Медведев та игътибар иткән иде. Узган елның сентябреннән башлап Татарстан Республикасының өч шәһәрендә гражданнарга социаль-хокукый ярдәм күрсәтү үзәкләре эшли башлады инде.
Казанда юридик мәктәп бик көчле, шуңа күрә халыкны хокукый агартуга профессионаллар белән беррәттән яшь юристлар да җәлеп ителә.
Валентин Борисович съездда П.Астахов, А.Кучерена, О.Кутафин, В.Яковлев кебек танылган юристлар белән аралашуы, шулай ук башка төбәкләрдәге коллегалары белән “Россия юристлары ассоциациясе”нең Татарстан төбәк бүлегенең эшләү тәҗрибәсен уртаклашуы турында сөйләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International