Федерация Советы закон чыгару инициативасын кертә

2008 елның 2 феврале, шимбә
30 гыйнварда пленар утырышта Федерация Советы “Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон проектын һәм “РФ Федераль Җыены Федерация Советын булдыру тәртибе турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” Федераль законның 2 статьясына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон проектын закон чыгару инициативасы тәртибендә кертү турында карар кабул итте.
“Россия Федерациясендә муниципаль хезмәт турында” Федераль законга үзгәрешләр кертү хакында” Федераль закон проекты муниципаль хезмәткәрләр өчен класслы чиннар бирү һәм саклау тәртибен билгеләүгә юнәлтелгән.
Әлеге мәсьәләне законнарда җайга салу зарурлыгы Федерация Советына килгән мөрәҗәгатьләр нигезендә туды.
Закон проекты, дәүләт граждан хезмәткәрләре өчен законнарда билгеләнгәнчә кебек үк, муниципаль хезмәткәрләргә дә класслы чиннар бирүне күз алдында тота. Муниципаль хезмәтнең класслы чиннары, әлеге документ нигезендә аларны бирү һәм саклап калу шартлары һәм тәртибе Россия Федерациясе субъектлары законнарында билгеләнәчәк.
Икенче закон проектын кертү зарурлыгы хокук куллану практикасы нәтиҗәсендә барлыкка килде, аның барышында РФ Федераль Җыены Федерация Советын булдыру тәртибе турында” Федераль законның 1 статьясының икенче өлешенең йогынтысы таралмаган дәүләт хезмәткәрләре категориясен билгеләүгә бердәй якын килү булмау ачыкланган.
Сүз бер урында яшәү цензы, ягъни Федерация Советына сайлау (билгеләү) вакытына дәүләт хезмәткәрләренең төбәктә 10 елдан да ким булмаган яшәү зарурлыгы турында бара. Ул хәзер эшләүче, әмма элеккеге түгел, ә, мәсәлән, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренә карата бу рөхсәт ителгән,  прокурорларга һәм хәрби хезмәткәрләргә генә мәҗбүри түгел иде.
Закон проекты бу статуслар каршылыгын бетерә һәм төбәктә ун ел яшәү мәҗбүрилеге турында таләпләр таралмаган затлар исәбенә элеккеге прокурорлар һәм хәрби хезмәткәрләр кертелүгә, шулай ук законның икенче статьясы нигезләмәләрен оптимальләштерүгә юнәлтелгән.
Федерация Советы закон проектларын Дәүләт Думасына кертү өчен тавыш бирде.
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International