ТР Юстиция министрлыгына тәҗрибә артыннан

2008 елның 4 феврале, дүшәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Башкортостан Республикасы юстиция министры А.А.Старшинин һәм министрлыкның законнар, хокукый экспертиза һәм БР ведомство норматив актларын теркәүгә алу бүлеге җитәкчесенең урынбасары С.А. Исламова эш визиты белән булып киттеләр.
Башкортостан Юстиция министрлыгыннан килгән хезмәттәшләр ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлегенең эшләү тәҗрибәсен өйрәнү максатын күз алдында тотып килгәннәр. Билгеле булганча, ТР Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкын булдыру буенча эшне 2004 елдан бирле алып бара. Бердәм банкның Интернет-версиясе www.prav.tatar.ru буенча ТР Хөкүмәте порталында һәм ТР Юстиция министрлыгы субпорталында урнаштырылган.
Башкортостаннан килгән кунаклар ТР Юстиция министрлыгының тәҗрибәсен өйрәнергә теләүчеләрдән беренчеләр түгел. РФ субъектлары юстиция органнарының җитәкчеләре РФ субъектының муниципаль норматив хокукый актларын алып баруга бәйле эшне оештыру белән мәшгуль. Бу эш “Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын оештыру һәм алып бару белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон нигезләмәләре нигезендә 2009 елның 1 гыйнварыннан һәр субъектта да алып барыла башлаячак. Регистрга барлык дәрәҗәдәге, шул исәптән авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары муниципаль норматив хокукый актлары кертелергә тиеш була. Татарстан Республикасында аларның саны -998.
Очрашу барышында ТР норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге җитәкчесе Э.М.Аверьянова белән очрашу һәм бүлектә эшнең ничек оештырылуы белән танышу булды. Муниципаль хокукый актларны бердәм банкка керткәндә аларны өйрәнү, хокукый экспертиза үткәрү һәм аларга бәяләмәләр бирү тәҗрибәсе кунакларда кызыксыну уятты. Хәзерге вакытта бердәм банк бүлегенә республиканың 43 муниципаль районыннан һәм 2 шәһәр округыннан муниципаль хокукый актлар кереп тора. Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкында 6000 гә якын норматив документ бар.
Башкортостаннан килгән вәкилләр “Хокук һәм хәят” иҗтимагый-хокукый журналы мөхәррире Х.А.Гайнуллин, шулай ук ТР юстиция министры урынбасары – ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар оештыру департаменты җитәкчесе А.А.Ощепков белән очраштылар, ҖҮИ органнары белән эшне оештыру мәсьәләләре кунакларда аеруча кызыксыну уятты.
Соңыннан аларга Кол Шәриф һәм Благовещение соборы белән танышуны үз эченә алган Кремль буенча экскурсия тәкъдим ителде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International