ТР Юстиция министрлыгында Эксперт советы утырышы

2008 елның 4 феврале, дүшәмбе
Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында ТР юстиция министры М.М.Корманов рәислегендә Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экпертлар советы утырышы булды, анда 16 закон проекты карап тикшерелде: аларның 14 е Экспертлар советы әгъзалары тарафыннан хупланды һәм 2008 елның 5 февралендә ТР Министрлар Кабинетында узачак Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышының көн тәртибенә кертеләчәк.
Түбәндәге закон проектлары хупландылар:
- “Бина, төзелмә, корылмалар урнашкан дәүләт яки муниципаль милектәге җир кишәрлекләрен аларның милекчеләренә сатканда, сатыла торган җир кишәрлекләренең хакын билгеләү өчен Татарстан Республикасында җир бәясен билгеләү турында” Татарстан Республикасы Законын көчен югалткан дип тану турында;
- “2006-2010 елларга Татарстан Республикасында энергия ресурслары нәтиҗәлелеге” программасын раслау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында;
- “Янгын куркынычсызлыгы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында;
- “Чирмешән муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында;
- “Спас муниципаль районы” муниципаль берәмлегенең һәм аның составындагы муниципаль берәмлекләрнең территорияләре чикләрен билгеләү һәм аларның статусы турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында;
- яңа төзелгән “Кайбыч муниципаль районы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының һәм “Кайбыч муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча Тапшыру (бүлү) актын раслау турында;
- яңа төзелгән “Чүпрәле муниципаль районы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының һәм “Чүпрәле муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча Тапшыру (бүлү) актын раслау турында;
- яңа төзелгән “Нурлат муниципаль районы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының һәм “Нурлат муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча Тапшыру (бүлү) актын раслау турында;
- Татарстан Республикасында муниципаль берәмлекләрнең җирле үзидарә органнарына опека һәм попечительлек өлкәсендә дәүләт вәкаләтләрен бирү турында.
 
Түбәндәге закон проектлары Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының чираттагы утырышында карап тикшереләчәк:
- яңа төзелгән “Азнакай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының һәм “Азнакай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча Тапшыру (бүлү) актын раслау турында;
- яңа төзелгән “Яңа Чишмә муниципаль районы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының һәм “Яңа Чишмә муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча Тапшыру (бүлү) актын раслау турында;
- яңа төзелгән “Мөслим муниципаль районы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының һәм “Мөслим муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча Тапшыру (бүлү) актын раслау турында;
- яңа төзелгән “Кукмара муниципаль районы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының һәм “Кукмара муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча Тапшыру (бүлү) актын раслау турында;
- яңа төзелгән “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге җирле үзидарә органнарының һәм “Тукай муниципаль районы” муниципаль берәмлеге территориясендә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү вәкаләтләрен гамәлгә ашыручы органнарның мөлкәт йөкләмәләре буенча Тапшыру (бүлү) актын раслау турында.
Ике закон проекты: “Административ хокук бозулар турында Татарстан Репсубликасы кодексына үзгәрешләр кертү хакында” һәм “Татарстан Республикасында хезмәт саклау турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” әйтелгән күрсәтмәләрне исәпкә алып эшләп бетерү өчен кире кайтарылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International