ТР Юстиция министрлыгында оператив киңәшмә

2008 елның 6 феврале, чәршәмбе
ТР юстиция министры М.М.Корманов оператив киңәшмә үткәрде, анда ТР Дәүләт Советына ТР Президенты Юлламасын гамәлгә ашыру, 2008 елда ТР Министрлар Кабинетының закон проектларына кагылышлы эшчәнлеге планын үтәү буенча эшне оештыру белән бәйле, шулай ук җирлекләрнең чикләре һәм тапшыру (бүлү) актлары буенча закон проектларына кагылышлы мәсьәләләр карап тикшерелде.
Җирлекләрнең чикләре һәм тапшыру (бүлү) актларына кагылышлы мәсьәләләрне хәл итү өчен җирле үзидарә органнарының мәнфәгатьле затлары катнашында закон проектлары турында фикер алышу графигын төзергә карар кылынды.
Балык Бистәсе муниципаль районы җирлекләренең вәкиллекле органнары сессиясенә ТР Юстиция министрлыгыннан да вәкилләр җибәрүне оештыру мәсьәләсе күтәрелде. Моның өчен министр урынбасары А.А.Ощепковка районнан җирлекләр советлары сессиясенең үткәрелү графигын соратып алырга һәм аларны үткәрүдә министр урынбасарлары һәм Министрлыкның башка белгечләре катнашуны тәэмин итәргә йөкләнде.
Оператив киңәшмәдә шулай ук “Татарстан Республикасында суд участокларын һәм җәмәгать судьялары вазыйфаларын булдыру турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру буенча чаралар турында (14 берәмлеккә арттыру) мәсьәлә карап тикшерелде.
Министр урынбасары Ә.Б.Сираҗетдиновка югарыда күрсәтелгән Законны тормышка ашыру максатларында ТР Президентының һәм ТР Министрлар Кабинетының норматив хокукый актларын чыгару буенча эшне активлаштырырга йөкләнде.
Шулай ук Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты утырышын үткәрү, граждан хезмәте вазыйфаларын биләп торуга конкурс нигезендә кабул итүне оештыру, “Россия чаңгы юлы – 2008” Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышына әзерлек турында сөйләшү булды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International