Чаллыда эш киңәшмәсе

2008 елның 6 феврале, чәршәмбе
Кичә ТР юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов Чаллы шәһәренә эш сәфәре вакытында Чаллы шәһәр суды рәисе Р.Н.Хәмитов белән очрашты. Очрашу барышында “Чаллы” шәһәре муниципаль берәмлеге территориясендә җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләрен билгеләү һәм тасвирлау белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Билгеле булганча, Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларының санын 14 вазыйфага һәм республиканың 8 административ-территориаль берәмлектә суд участокларын тиешле санда арттыруны күз алдында тоткан Закон кабул ителгәч, ТР Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы районнары һәм шәһәрләренең федераль судлары рәисләре белән бергә муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының территорияләрен суд участокларына билгеләү белән шөгыльләнә башладылар.
Чаллы муниципаль берәмлеге җәмәгать судьялары аппаратын урнаштыру мәсьәләсе буенча юстиция министры урынбасары Ә.Б.Сираҗетдинов шулай ук шәһәр муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе В.Г.Шәехразиев белән очрашты. Җәмәгать судьялары участокларын урнаштыру өчен бина төзүне 2014 елга кадәр социаль-мәдәни әһәмияттәге объектлар төзү буенча республика программасына кертү турында нигез булардай тәкъдим кертелде. Шушы программа кысаларына җәмәгать судьялары өчен Чаллыда гына түгел, ә Спас, Биектау, Алабуга, Зәй, Нурлат, Чирмешән, Ютазы муниципаль районнарында да гомуми мәйданы 7256 кв.метрны тәшкил иткән яңа биналарны 269 млн. 880 мең сум бәягә төшәчәк төзүне кертү күз алдында тотыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International