Зеленодольскта күчмә семинар

2008 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
Кичә Зеленодольск шәһәрендә аерым нотариаль гамәлләр башкару буенча Зеленодольск, Арча, Әтнә, Балтач һәм Биектау муниципаль районнары җирлекләренең җирле үзидарә органнары вазыйфаи затлары катнашында күчмә зона семинары узды, аны ТР Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән багланышлар булдыру департаменты оештырды. Билгеле булганча, 2007 елның 27 декабрендәге 256 номерлы РФ юстиция министры боерыгы белән Җирлекләрнең җирле администрацияләре башлыклары һәм җирлекләрнең җирле үзидарә органнарының вәкаләтле вазыйфаи затлары тарафыннан нотариаль гамәлләр башкару турында кулланма расланган иде. Боерык 2008 елның 15 гыйнварыннан гамәлгә керде. Кулланманың 1996 елның 19 мартында расланган элеккеге редакциясе көчен югалткан дип танылды.
Кулланма 1993 елның 11 февралендәге 4462-1 номерлы Нотариат турында Россия Федерациясе законнары нигезләренә таянып эшләнгән. Нигезләрнең 37 статьясы нигезендә, җирлектә нотариус булмаган очракта, җирлекнең җирле администрациясе башлыгы һәм җирлекнең җирле үзидарә органының вәкаләтле вазыйфаи заты түбәндәге нотариаль гамәлләр башкарырга хокуклы: васыятьнамәләрне, ышанычнамәләрне раслауны; мираска кала торган мөлкәтне саклау буенча чаралар күрү һәм зарур очракларда алар белән идарә итү буенча чаралар күрүне; документлар күчермәләренең дөреслеген һәм документлардагы имзаларның чынлыгын таныклауны.
Семинар эшендә Татарстан Республикасы Нотариаль палатасыннан вәкилләр, Зеленодольск нотариаль округы нотариуслары, Федераль теркәүгә алу хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре катнашты, алар күрсәтелгән нотариаль гамәлләрне башкару кагыйдәләрен һәм тәртибен аңлаттылар. Семинарда катнашучылар җирлекләрнең җирле администрацияләре башлыклары һәм җирлекләрнең җирле үзидарә органнарының вәкаләтле вазыйфаи затлары тарафыннан нотариаль гамәлләр башкару белән бәйле эшчәнлек алып барганда документлар белән эш итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Лекцияләр тәмамланганнан соң, семинар тыңлаучыларына алар биргән сорауларга аңлатмалар һәм җаваплар бирелде. Зона семинарларын башка муниципаль районнарда үткәрү вакыты дип бу елның марты билгеләнде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International