ТР Дәүләт Советында матбугат конференциясе

2008 елның 7 феврале, пәнҗешәмбе
ТР Дәүләт Советында “Җирле үзидарә турында законнарны камилләштерү эше турында” темасына матбугат конференциясе узды. Бу өлкәдәге мәсьәләләр һәм аларны хәл итү юллары турында ТР юстиция министры М.М.Корманов һәм ТР ДСның дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе А.С.Федоров сөйләделәр.
Аерым алганда, Мидхәт Мәзгутович ТР Юстиция министрлыгының барлык муниципаль районнарда да җирлекләр чикләренең тасвирламасын закон белән раслау, шулай ук яңа төзелгән барлык муниципаль берәмлекләрдә мөлкәт йөкләмәләре буенча тапшыру (бүлү) актларын закон белән раслау эше турында бәян итте.2009 елның 1 гыйнварыннан җирлекләрнең чикләре турында барлык законнар да үз көчләренә керергә тиеш. Алар муниципаль берәмлекләрнең салым базасын яхшыртырга, ә муниципалитетларга – үзләрен үз территорияләренең чын хуҗалары итеп хис итәргә мөмкинлек бирәчәк.
Юстиция министры, 998 ҖҮИ органының һәркайсы закон чыгару инициативасы хокукына ия булганга күрә, муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләрен закон проектларын ничек әзерләргә өйрәтү максатыннан гыйнвар ахырында уздырылган семинар турында, ТР норматив хокукый актларының бердәм банкына муниципаль норматив хокукый актлар кертелү хакында, Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын булдыруга әзерләнү эшен оештыру турында да искә алды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International