Шумково авыл җирлеге хисап бирү сессиясендә

2008 елның 8 феврале, җомга
Бу атна башында ТР юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Шумково авыл җирлегенең хисап бирү сессиясендә катнашты. Анда ул авыл җирлегенең активы белән очрашты һәм сессиядә чыгыш ясады.
Сергей Николаевич көтелә торган РФ Президентын сайлауларга бәйле җирле үзидарә турындагы законнардагы, сайлау законнарындагы яңалыклар белән таныштырды, “Мәгариф”, “Сәламәтлек”, “Һәркем алырлык һәм уңайлыклы торак” һәм “Агросәнәгать комплексын үстерү” илкүләм проектларының ничек гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.
Министр урынбасары катнашучылар биргән сорауларга да җавап бирде. Сорау белән мөрәҗәгать иткән һәркем нигезләнгән һәм тулы җавап алды.
Балык Бистәсе муниципаль районының авыл һәм шәһәр җирлекләренең хисап бирү сессияләрендә Министрлык җитәкчелеге авыл һәм шәһәр җирлекләре белән килешенгән һәм Балык Бистәсе муниципаль районы башлыгы карары белән узган елның декабрендә расланган эшче төркемнәрнең барып кайту графигы нигезендә катнашачак.
Көтелә торган сәфәрләрнең максаты – җирле үзидарәне оештыру мәсьәләләрендә хокукый ярдәм күрсәтү.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International