Предприятиенең хокук бозуларны профилактикалау советы турында типлаштырылган нигезләмә расланды

2008 елның 8 феврале, җомга
Милекчелек рәвешенә бәйсез рәвештә, предприятиеләрнең хезмәткәрләре арасында хокук бозуларны кисәтүне оештыру максатында, 2008 елның 31 гыйнварындагы 53 номерлы ТР Министрлар Кабинеты карары белән Предприятиенең хокук бозуларны профилактикалау советы турында типлаштырылган нигезләмә расланды. Хокук бозуларны профилактикалау советы киңәшү органы булып тора һәм хокук саклау органнары белән багланышлар урнаштыру һәм аларга иҗтимагый тәртипне, шулай ук хокук бозуларны профилактикалауны тәэмин итү мәсьәләләрендә булышлык итү өчен, шулай ук аларның сәбәпләрен бетерүгә юнәлтелгән мәсьәләләрне хәл итү өчен төзелә. Совет тарафыннан кабул ителә торган карарлар киңәш бирү характерында булалар.
Советның бурычлары, Советның вазыйфалары һәм вәкаләтләре, Советны булдыру һәм аның эшен оештыру тәртибе билгеләнгән.
Предприятиеләр җитәкчеләренә мондый советларны төзергә тәкъдим ителә.
Предприятиеләрдә Советлар каршында хокук бозуларның исәбен булдыру һәм анализлау, эчкечелек буенча, производствода урлауларны профилактикалау, хокук бозучылар белән индивидуаль тәрбия эше буенча, хокукый пропагандалау буенча эшче төркемнәр төзелергә тиеш.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International