Дәүләт Думасы суд эшчәнлегенең мәгълүмати ачыклыгы турында закон проектын карап тикшереләчәк
2008 елның 9 феврале, шимбә
Дәүләт Думасы “Гражданнарның һәм оешмаларның Россия Федерациясендә гомуми юрисдикциядәге судларның суд эшчәнлеге турында мәгълүматка хокукларын тәэмин итү турында” закон проектын карап тикшерү эшенә кереште. Документ РФ Югары Суды тарафыннан әзерләнгән.
Суд эшчәнлегенең мәгълүмати ачыклыгына ирешү максатында, закон проекты түбәндәге чараларны күрергә тәкъдим итә:
- суд системасы һәм судлар турында мәгълүматларны, шулай ук судьялар, суд аппаратының җаваплы хезмәткәрләре турында төп мәгълүматларны ачарга;
Судьялар берләшмәсенең россия суд эшчәнлеге органнары системасында мөһим роль уйнауларын искә алып, халыкка аларның эшчәнлеге турында, шул исәптән судьяларга кандидатлар сайлап алу барышы һәм аларның билгеләнүе турында хәбәр итү системасы каралган.
Бу максатларда түбәндәгеләр тәкъдим ителә:
- суд биналарының һәркем күрә алырлык урыннарында тиешле мәгълүмат урнаштырырга;
- район судларында югары юридик белемле белгечләр эшкә алынган кабул итү бүлмәләрен оештырырга, бу исә суд эшчәнлегенең һәркем өчен ачык булуын сизелерлек күтәрергә мөмкинлек бирәчәк;
- ММЧда тиешле белдерүләр чыгарырга һәм аларны Интернет челтәренә урнаштырырга.
ММЧның судлар турында җәмәгатьчелек фикерен булдыруда зур урын алып торуын исә алып, суд эшчәнлеген объектив яктыртып бару максатларында, судлар һәм ММЧ арасындагы мөнәсәбәтләрне җайга салуга юнәлтелгән чаралар күрү күз алдында тотыла.
Судларның һәм ММЧның бер-берсенә карата мөнәсәбәтләре буенча бурычлары билгеләнә, алар арасындагы бәхәсләрне судка кадәр хәл итү системасы кертелә.
Боларның барысын да гамәлгә ашыру өлкә буынындагы судларга матбугат секретаре вазыйфасын кертүне, район буыны судларында кабул итү бүлмәләрен булдыру өчен халык санын билгеләүне, суд актларының Интернет челтәренә урнаштырылуын тәэмин итүне таләп итә, бу исә үз чиратында федераль бюджеттан чыгымнарның артуына китерәчәк.
Билгеләнгән чараларны финанслау “2007-2011 елларга Россия суд системасын үстерү” федераль максатчан программасы кысаларында гамәлгә ашырылыр дип көтелә.