VIP-чабышта өченче призлы урынны юстиция министры М.М.Корманов яулады

2008 елның 11 феврале, дүшәмбе
Узган якшәмбедә ТР Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре “Россия чаңгы юлы-2008” гомумроссия чабышында катнаштылар. Алар арасында чаңгы ярышына гаиләләре белән чыгучылар да бар иде. Быелгы чаңгы ярышында Гаилә эстафетасы беренче тапкыр үткәрелде һәм ул Гаилә елына багышланган иде.
“Россия чаңгы юлы” кысаларында гадәт буенча VIP-чабыш та булды, анда ТР юстиция министры М.М.Корманов һәм аның беренче урынбасары С.Н.Столяров, шулай ук министрлык, ведомстволар хезмәткәрләре һәм малтабарлар катнашты. 2013 метрлы дистанциядә (Казанда Универсиада-2013 үткәрелүгә теләктәшлек белдерү йөзеннән) кискен көрәштә юстиция министры М.М.Корманов беренчеләр сафына чыкты. Мидхәт Мәзгутович, котлыйбыз Сезне!
Министр булып М.М.Корманов килгәннән соң, инде берничә ел дәвамында чаңгыда йөрү Министрлык җитәкчесенең генә түгел, ә күп кенә хезмәткәрләренең дә яраткан спорт төренә әверелде. Алар кыш җиткәч үк гаиләләре һәм дуслары белән бергә чаңгыга басалар. Чаңгы спорты белән Юстиция министрлыгының массакүләм мавыгуына әлеге чаңгы ярышы гына түгел, ә ел саен урманга чаңгы белән чыгулар да этәргеч бирә.
“Россия чаңгы юлы-2008” чарасына күпләр көздән үк әзерләнә башлаганнар иде инде: чаңгылар һәм махсус киемнәр сатып алдылар, физик яктан әзерләнделәр, ә бу якшәмбедә исә чаңгыга басып, карлы дистанциядә узышып, бер атнага җитәрлек дәрт, рухи күтәренкелек алдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International