Россиягә интернетны хокукый җайга салу турында закон кирәк – РФ Юстиция министрлыгы

2008 елның 12 феврале, сишәмбе
Россиягә интернетны хокукый җайга салу турында закон кирәк, ул аның басмаларын цивилизацияле кагыйдәләр буенча эшләргә мәҗбүр итәр иде, - дип саный РФ Юстиция министрлыгы Россия хокук академиясенең мәгълүмат хокукы кафедрасы мөдире юстиция генерал-лейтенанты Андрей Морозов.
“Мин быел бездә әһәмияте зур булган бу проблеманы хәл итәрлек закон прокты барлыкка килү яклы. Аның төп максаты – интернеттагы мәгълүмат ресурсының кем куланды булуын һәм аның кемгә эшләвен билгеләү”, - дип белдерде Морозов дүшәмбе көнне РИА Новости матбугат конференциясендә.
Аның фикеренчә, интернет-киңлектә урнашкан хәзерге хәл куркыныч, аерым алганда, сайтларда экстремизм һәм фашизм агымындагы материаллар һаман саен ешрак күренә башлады.
Законның кабул ителүе интернет-басмаларның бастырыла торган мәгълүматларының дөреслеге өчен җаваплылыгын арттырыр иде, кемнең дә булса мәнфәгатьләрендә бозып күрсәтүләрне юкка чыгарыр иде, - дип саный Морозов.
Матбугат конференциясендә билгеләп үтелгәнчә, Элемтә министрлыгы мәгълүматларына караганда, интернет челтәрендәге россия аудиториясе 35 миллион кешегә җитә, бу һәр дүртенче россияле интернет челтәреннән файдалана дигән сүз.
“Әмма бу проблеманы хәл итү юлының хәзергәчә табылганы юк, гәрчә рунет 1994 елда ук теркәүгә алынган булса да”,- дип ассызыкладылар матбугат конференциясендә катнашучылар.
Аларның уртак фикере буенча, ММЧ турында законга төзәтмәләр кертергә вакыт җитте, алар көнгә бер мең керүчедән дә ким булмаган аудиторияле интернет-сайтларны мәҗбүри теркәүгә алуны үз эченә алыр иде.
 
РИА Новости.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International