РФ ЮС эшләрнең судта каралуын җәмәгать судьялары һәм район судлары арасында яңадан бүләргә тәкъдим итә

2008 елның 13 феврале, чәршәмбе
РФ Югары Суды Дәүләт Думасы каравына “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” ФЗның 3 статьясына һәм РФ Граждан процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү хакында” федераль закон проектын кертә.
Үзгәрешләр кертергә кирәклекне Югары Суд түбәндәгечә аңлата. Бәхәс килеп туган очракта һәр мәнфәгатьле затка үз хокукларын һәм мәнфәгатьләрен судта яклый алуның реаль мөмкинлеген киләчәктә тәэмин итү максатыннан 1998 елның 17 декабрендә “Россия Федерациясендә җәмәгать судьялары турында” 188-ФЗ номерлы Федераль закон кабул ителде, аның 3 статьясында җәмәгать судьялары компетенциясе билгеләнгән.
Моннан тыш, граждан эшләренең җәмәгать судьясы каравында булуы РФ ГПКның 23 статьясында билгеләнгән.
2002 елның 1 июленнән 2001 елның 30 декабрендәге 196–ФЗ номерлы Федераль закон белән Административ хокук бозулар турында РФ Кодексы гамәлгә кертелде, анда элек аның җайга салу предметы булмаган хокук бозуларның яңа составы кертелгән. Бу вакытта судьяларга, шул исәптән җәмәгать судьялары карап тикшерүенә тапшырылган элек төрле дәүләт органнары һәм вазыйфаи затлар карамагында булган административ хокук бозулар турында эшләр саны арткан.
Суд яклавына хокукның кардиналь киңәюе нәтиҗәсендә гомуми юрисдикция судлары карап тикшерә торган граждан һәм административ эшләр саны шактый артты.
Җәмәгать судьялары карап тикшерүенә кергән эшләр арту белән бәйле җәмәгать судьясының 1 штат берәмлегенә дә уртача айлык хисапланган йөкләмә шактый үскән, бу, закон проекты авторлары фикеренчә, җәмәгать судьялары һәм район судлары арасында эшләрне судта карап тикшерүнең бүленешен тәгаенлау һәм яңадан бүлү зарурлыгын тудыра.
Моның белән бәйле проект белән хезмәт хокук мөнәсәбәтләреннән килеп чыккан барлык эшләрне, шулай ук мирас эшләрен район судлары карап тикшерүенә бирү тәкъдим ителә.
Эшләрнең күрсәтелгән категорияләре җәмәгать судьялары өчен дәлилләр җыю, эштә катнашуга җәлеп ителергә тиешле затлар даирәсен билгеләү, алар еш кына төбәктән читтә яшиләр, зарурлыгы белән бәйле билгеле бер авырлык, шулай ук  кулланыла торган законнар авырлыгын тудыра.
Район судлары һәм җәмәгать судьялары арасында йөкләнешне яңадан бүлү максатыннан ир белән хатын арасында бергә туплаган байлыкны бүлү турында һәм дәгъваның бәясеннән чыгып, мөлкәт бәхәсләре буенча эшләрне җәмәгать судьялары карап тикшерүне чикләргә, мондый эшләрне дәгъва бәясе 100 мең сумнан артмаганда гына җәмәгать судьялары каравына бирүне күздә тотарга кирәк.  
 
www.legis.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International