ТР Юстиция министрлыгы аппаратында электрон документ әйләнеше буенча уку

2008 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе
2007 елның декабрендә булган Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы карарын үтәп, Министрлык аппараты хезмәткәрләре ике көн эчендә (13-14 февральдә) ТР дәүләт хакимияте органнарының электрон документ әйләнеше Бердәм ведомстовара системасында эшләү буенча укыйлар, аңа 2006 елның 1 декабреннән ТР Минюст аппаратының барлык хезмәткәрләре җәлеп ителгән.
Уку үткәрү графигы нигезендә анда аппарат җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре катнаша.
Узган елның 1 гыйнварыннан Министрлык керүче документларны кәгазьсез теркәүгә күчте, ә 2007 елның 1 июленнән системага республика ведомствосының барлык керүче һәм чыгучы корреспонденциясе кертелә.
Моннан тыш, эш башкару секторы белгечләре Министрлыкта Эш башкару буенча инструкциянең 2006 елның 7 декабреннән гамәлдә булган һәм электрон документ әйләнешенә күчү белән бәйле яңа нигезләмәләрен аңлатачаклар, алар нигезендә Минюст аппараты хезмәткәрләре көн саен үз документлары әйләнешенә керә һәм документларны эшкә кабул итәләр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International