Балык Бистәсе районында авыл җирлекләренең хисап сессияләрендә

2008 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе
Кичә ТР Юстиция министрлыгының норматив хокукый актларның бердәм банкы бүлеге җитәкчесе Э.М.Аверьянова җирле үзидарә оештыру мәсьәләләрендә хокукый ярдәм күрсәтү максатыннан Балык Бистәсе муниципаль районының Зур Мәшләк һәм Котлы Бөкәш авыл җирлекләренең хисап сессияләре эшендә катнашты.
Утырышның көн тәртибенең төп төп пункты булып авыл җирлекләре җитәкчеләренең узган елда эш нәтиҗәләре һәм 2008 елга җирле үзидарә органнарының беренче чираттагы бурычлары торды. Хисап сессияләре эшендә район администрациясе башлыгы Е.В.Лылов һәм аның урынбасары Р.И.Гыйлманов катнаштылар.
Утырыш барышында Зур Мәшләк һәм Котлы Бөкәш авыл җирлекләре халкы җирле үзидарә органнары эшчәнлегенең җир мөнәсәбәтләрен җайга салу, торак, юллар төзү һәм төзекләндерү, авылда мәдәниятне, сәламәтлек саклауны һәм мәгарифне үстерү өлешендә аеруча актуаль мәсьәләләр турында фикер алышты.
ТР Юстиция министрлыгы вәкилләре белән бергә район администрацияләренең күчмә эшче төркемнәре графигы нигезендә хисап сессияләрен үткәрү быелның февраль-март айларына планлаштырылган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International