Юстиция министры М.М.Корманов эшлекле сәфәрдә Әлки муниципаль районында

2008 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе
Бүген Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов Әлки муниципаль районына барып кайтты, анда ул Әлки муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе В.В.Мошков белән эшлекле очрашу үткәрде, аның барышында җирле үзидарә органнары тарафыннан “Россия Федерациясендә җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында” Федераль закон нигезләмәләренең гамәлгә ашырылуына кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышынды.
Моннан тыш, “Муниципаль норматив хокукый актлар регистрын булдыру һәм алып бару белән бәйле Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” Федераль закон нигезләмәләре нигезендә юстиция министры РФ субъектының муниципаль норматив хокукый актлары регистрын алып баруга кагылышлы эшне оештыру белән мәшгуль. Регистрга барлык дәрәҗәдәге, шул исәптән авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары муниципаль норматив хокукый актлары кертелергә тиеш. Татарстан Республикасында барлыгы 998 муниципаль берәмлек бар. Бу эш 2009 елның 1 гыйнварыннан РФ субъектларының һәрберсендә башланачак.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International