ТР Юстиция министрлыгының норматив хокукый актларның бердәм банкы бүлегеннән яңалыклар

2008 елның 15 феврале, җомга
2008 елның 9 гыйнварыннан алып 15 февраленә кадәр Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округларының 347 акты белән тулыланды.
Муниципаль берәмлекләрдән җибәрелә торган актларның саны арта бара. Шулай 2008 елның 1 февраленнән алып 15 февраленә кадәр бердәм банк бүлегенә Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан һәм шәһәр округларыннан 180 акт һәм республика башкарма хакимияте органнарыннан 6 норматив хокукый акт керде. Элек кергән НХА арасыннан 3 акт теркәүгә алынды (ТР Финанс министрлыгы, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, ТР Дәүләт торак инспекциясе), 1 акт ТР Мәдәният министрлыгына редакция ягыннан эшләп бетерү өчен җибәрелде.
Норматив хокукый актларны дәүләт теркәвенә алу өчен Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы актив бирә: 2008 ел башыннан ТР Юстиция министрлыгына кергән 18 документның алтысын ТР Финанс министрлыгы боерыклары тәшкил итә.
Бүлектә тәкъдим ителә торган ТР юстиция министры боерыклары проектларын коррупциячел нормаларның булу-булмавына тикшерү эше дәвам итә, һәр проект буенча тиешле бәяләмә әзерләнә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International